Барлык яңалыклар
Мобилизация
25 гыйнвар , 16:00

Беркем дә, берни дә онытылмый

Геройлар үлми!

Беркем дә, берни дә онытылмый
Беркем дә, берни дә онытылмый

Геройлар үлми!

 

Илебезнең кыю ир-егетләре катлаулы шартларда алышлар алып бара.  Әле алар көрәшкән җирләрне моннан сигез дистәгә якын еллар элек безнең картәтиләр бер азат иткән иде бит инде. Безнең илебездә сугышка яугир озатмаган гаилә, фронтка ярдәм итмәгән, бөтен көчен җиңү өчен багышламаган авыл яки кала калмагандыр ул елларда...

Шул яуларда ятып калган, ерак җирләрдә башын салган картәтиләребез, карт картәтиләребезнең исемнәре генә кайтты. Бөек Ватан сугышында һәлак булган, җиңү белән кайткан газиз якташларыбызның исемнәре мәңгелеккә хәтер ташларына уеп язылды. 

Менә шундый һәйкәлләрдән алар безгә карап: “Ничек яшисез, оланнар?” дип әйтә төсле.

Кыш ак карлары белән һәйкәлләргә сукмакларны каплый. Кушнаренко районының Калтай авылы яшьләре,  7-9 сыйныф укучылары, бу изге урыннар карга күмелеп ятарга тиеш түгел, теләгән кеше анда килеп башын иеп, ата-бабаларга рәхмәт әйтә алырлык булсын, дип, изге эш эшләгәннәр.

 23 гыйнвар көнне яшь көчләр Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларына куелган һәйкәлне кардан тазартканнар.

 Бу мәктәп укучылары мондый истәлекле урыннарны һәрдаим тәрбияләп, карап тора.  Тантаналы чаралар булганда сакта торалар.

Геройлар үлми! Безнең хәтердә яшәгәндә алар үлми!

Ә сезнең авылларда һәйкәлләр ни хәлдә, дуслар?

 

Беркем дә, берни дә онытылмый
Беркем дә, берни дә онытылмый
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас в