Барлык яңалыклар
Мобилизация
25 гыйнвар , 09:10

“Анда куркыныч...”

"Әмма безнең егетләр – анда”, – ди район башлыгы.

https://vk.com/id306580157
https://vk.com/id306580157

Кыйгы районы башлыгы Зөһрә Гордиенко махсус  хәрби операциядә катнашучы якташларына гуманитар ярдәм алып барган.

“Посылкаларны исән-имин алып барып җиткердем. Егетләр барысы өчен рәхмәт әйтте”, – дип язган ул үзенең Вконтакте сәхифәсендә. Аның әйтүенчә, безнең төп бурыч – егетләргә кулдан килгәнчә ярдәм итү.

“Әлбәттә, беребез дә ир-егетләребезне анда җибәрүләрен теләми. Әмма, әгәр без хәзер монда артка чигенә башласак, икеләнсәк, шикләнсәк һәм бәхәсләшсәк, бу хәлләр озакка сузылачак. Безнең эш – ярдәм итү, аңлау, гаиләләргә ярдәм кулы сузу һәм алга бару.

Ә анда... Анда куркыныч. Анда тыныч түгел. Әмма анда – безнең егетләр. Безнең сугышчылар, чын ир-атлар. Безнең геройлар”, – дигән Зөһрә Гордиенко.

Ир-егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсыннар.

 

https://vk.com/id306580157
https://vk.com/id306580157
https://vk.com/id306580157
https://vk.com/id306580157
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас в