Барлык яңалыклар
Мобилизация
24 гыйнвар 2023, 20:59

Солдатлар Донецкида Рифат Зарипов җырына бии (ВИДЕО)

Мондый видеоязмаларны күз яшьләрсез карап булмый...

Солдатлар Донецкида Рифат Зарипов җырына бии
Солдатлар Донецкида Рифат Зарипов җырына бии

Җырчы Рифат Зариповка Украинадагы махсус операциядә катнашучы татар егетләре видео юллаган. Егетләр җырчының «Ике минут кына» җырына сыздырып бии, кушылып җырлап та ала. Үзләре коралларын кулларыннан төшермиләр. Арттагы фонда ниндидер ташландык корылмалар, склад сыман биналар күренеп тора. Бер почмакта хәрбиләр учакка казан асып ашарга пешерә.

Әлеге видеоны Нияз Вафин исемле егет төшергәнлеге аңлашыла. Алдагы видеода ул Донецкидагы азык-төлек кибетенә кереп сатучылар һәм сатып алучыларны гаҗәпкә калдырган. Нияз Рифат Зариповның фанаты булса кирәк, бу юлы ул аның «Туганнар» җырын башкара, рәхәтләнеп бии. Сатучыларның Ниязга кул чабып торганы күренеп китә.

Әлеге видеоларны Нияз үзенең сторисларына да куйган. Күрәсең, әлегә элемтә бар.

Рифат Зарипов моң сөюче егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуын теләгән.

Чыганак: "Интертат". 

Читайте нас: