Барлык яңалыклар
Мобилизация
20 гыйнвар , 15:00

Игелекле ир-егет

Үзе галим, үзе гади Раушан Әминев турында.  

Игелекле ир-егет
Игелекле ир-егет

Үзе галим, үзе гади Раушан Әминев турында.

 

 Махсус хәрби операция узган урыннарда һава температурасы нульдән өстәрәк, җилсез көннәр тора. Әмма анда да кыш. Бу безнең яугирләргә җылы киемнәр, туклыклы азык, җылыткычлар, кайнар мунча кирәк булуы турында искә төшереп тора.

Башкортстанлылар арасында бу хакта уйлап, ярдәм кулы сузучылар күп –шунысы шатлыклы. Андый олы йөрәкле кешеләр турында язып торабыз. Шундый изге күңелле кешеләр турында без ишетеп җиткермәгәне булса, сез дә хәбәр итегез, дуслар!

Кушнаренко районында яшәүче Раушан Әминев шундый актив кешеләрнең берсе. Раушан Башкортстанда яшь галимнәр арасында уздырылган конференцияләр һәм конкурслар призеры, 15 артык фәнни мәкалә авторы, өч патент һәм грант иясе.

Раушан Әминев шәхси акчасына берничә генератор сатып алып, бүген аны гуманитар олау белән якташ яугирләргә озаткан. Рәхмәт Сезгә, изге җанлы ир-егет!

Якташлар,  бу зур йөк исән-имин барып җитеп, бу бүләкләрнең игелеген күрергә язсын.

Әйткәндәй, Кыйгы районы хакимияте башлыгы Зөһрә  Гордиенко «Башинформ» хәбәрчесенә хәрби  операция зонасында вакыты белән иң гади әйберләр, мисал өчен салфеткалар, сөлге, коры шампунь җитми тора.

 

Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас в