Кичә, 18 гыйнварда, Учалы филармониясендә контракт буенча Украинада хезмәт иткән өлкән лейтенант Руслан Усмановны соңгы юлга озаттылар.
Руслан Усманов 1996 елның 4 июлендә Учалы шәһәрендә туа. Анда 10нчы санлы мәктәпне тәмамлый. 2014-2019 елларда Чиләбедә «Хәрби-һава академиясе» Хәрби Һава Көчләренең хәрби укыту-фәнни үзәгендә белем ала.
2021 елның октябрендә ул РФ Оборона министрлыгының хәрби куллану һәм очу составын яңадан укыту Дәүләт үзәгенең тикшеренү-инструктор вертолет эскадрильясы вертолет звеносының штурман-операторы итеп билгеләнә. 2022 елның 2 октябрендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.
Русия Президенты Владимир Путинның указы белән ул үлгәннән соң - Батырлык ордены, Башкортстан Башлыгы указы белән ул үлгәннән соң генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнә.