Барлык яңалыклар
Мобилизация
19 гыйнвар 2023, 20:57

Мобилизацияләнгән ир-атка яңа туган баласының биркасын тапшырганнар (ВИДЕО)

Мондый хәбәрләрне күз яшьләрсез укып булмый...

Ә.Бикмурзина
Фото:Ә.Бикмурзина

Махсус операциядә катнашучы Алмаз үзенең яңа туган улы Раязның «биркасын» – бала тудыру йортында тагылган мәгълүмат кәгазен алды, сабый бер атна элек дөньяга килгән. Өеннән сөенечле хәбәр алган ир-ат күз яшьләрен тыя алмый. Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов үзенең телеграм-каналында шул дулкынландыргыч мизгелнең видеосын урнаштырган.

Яңа туган улының «бирка»сын мобилизацияләнгән иренә саклагыч талисман сыйфатында тапшыруны хатыны сораган. Район башлыгы аның шәхсән Алмаз кулына тапшырылачагын вәгъдә иткән. «Миссия үтәлде, вәгъдәне үтәдем. Безнең Алмаз махсус операция зонасында өеннән бүләк алды», – дип язган видео астына Ранис Камартдинов.

Чыганак: "Татар-информ". 
Видео: Татарстанның Буа районы матбугат хезмәте

Читайте нас: