Барлык яңалыклар
Мобилизация
19 гыйнвар 2023, 11:07

Махсус хәрби операциядә 33 депутат катнаша

Бу хакта Константин Толкачёв белдерде. 

bashinform.ru
Фото: bashinform.ru

БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачёв махсус хәрби операция зонасына үз теләкләре белән һәм өлешчә мобилизация кысаларында 33 парламентарий китте, дип хәбәр итте. Төрле дәрәҗәдәге – авыл советы биләмәләре депутатларыннан алып республика парламенты депутатлары бар.

Алар арасында Дәүләт Җыелышы депутаты Булат Юмадилов та бар, дип хәбәр итте парламент рәисе. Ул махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән узган елның декабрендә  юлланды.

Депутатлар даими рәвештә гуманитар йөк җыеп озатуда катнашалар, безнең хәрбиләр һәм медикларның дислокация зонасына еш баралар, – дип сөйләде Константин Толкачёв. – Ике тапкыр мин дә бардым анда, декабрьдә Херсон өлкәсендә булдым. Көндәлек режимда законнар өстендә  дә эш алыр барыла. Хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча законнар эшләнелә һәм кабул ителә. Фронтка ярдәм итәргә теләгән волонтерлар белән дә элемтәдә торабыз. Кемгәдер биналар җитми, кемгәдер – материаллар, кемнеңдер логистика белән проблемалары бар. Мәсьәләне ачыклыйбыз һәм ярдәм итәбез. Бар дәрәҗә депутатлар да республика буенча Шәйморатов исемендәге штаблар эшенә кушылган. Штаблар мобилизацияләнгәннәрнең  гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтә. Эш күп. Кешеләрнең бердәмлеге һәм мохтаҗларга булышырга әзер торулары бик тә ярдәм итә”. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: