Барлык яңалыклар
Мобилизация
17 гыйнвар , 14:44

Фәнисне соңгы юлга озаттылар...

Тәтешле районында герой егет – Фәнис Хөсәенов белән хушлаштылар.

https://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Бүген Тәтешле районында Фәнис Хөсәенов белән хушлаштылар. Аның үлүе турындагы хәбәргә бер генә дә ышанасы килмәгән иде... Ләкин, язмыштан узмыш юк: бүген бу батыр егетне – махсус хәрби операция барышында бурычын үтәгәндә һәлак булган Фәнисне соңгы юлга озаттылар.

Аның белән хушлашуга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, район хакимияте, хәрби комиссариат вәкилләре, туганнары, якыннары һәм дуслары килгән иде.

“Хөрмәтле Фәридә Мәгъдән кызы, солдатның туганнары, якыннары! Фәнис Хөсәенов беренчеләрдән булып үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнашырга языла, батырларча сугыша, яралана, тагын сугыша. Без аның батырлыклары турында беләбез һәм һәрвакыт хәтерләячәкбез. Кызганычка каршы, ул һәлак булды. Хөрмәтле Фәридә Мәгъдән кызы, Сез бик яхшы ул, чын патриот һәм сугышчы тәрбияләгәнсез. Яшь малайлар аның үрнәгендә тәрбияләнсен өчен без аның турында онытмаячакбыз һәм аны йөрәкләребездә саклаячакбыз, дип ныклы вәгъдә бирәм. Аның тормыш юлы җиңел булмаган, әмма ул – чын Герой. Мин район хакимиятеннән Фәнис Хөсәенов истәлеген мәңгеләштерү буенча чаралар күрүләрен сорыйм. Тыныч йокла, Герой, мәңгелек дан сиңа!” – диде Радий Хәбиров.

Ул сугышчының әнисенә генерал Шәйморатов орденын тапшырды, аңа Фәнис Хөсәенов батырлыгы өчен лаек булды.

Тәтешле районы хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов әйтүенчә, Фәнис һәрвакыт элемтәдә торган.

“Ул чын мәгънәсендә халык героена әйләнде, аның батырлыгы бар илгә билгеле булды, – дип ассызыклады ул. – Мобилизацияләнгәннәр белән бергә китте һәм алар өчен үрнәк булып торды. Без аның исемен мәңгеләштерәчәкбез”.

Башкортстан хәрби комиссары вазифасын вакытлыча башкаручы полковник Сергей Нетунаев: “Фәнис кыска, ләкин якты тормыш юлы үтте. Ул үз Ватанын ничек яратырга һәм аны ничек якларга кирәклеген күрсәтте. Аның турында истәлек мәңге сакланачак”, – диде.

Әйе, Фәнис Хөсәенов атылган йолдыз кебек кыска гомерендә, чын батырлык күрсәтеп, күпләрнең сөюен яуларга өлгерде.

Фәниснең туганнарының кайгысын уртаклашабыз. Тыныч йокла, солдат...

Исегезгә төшерәбез: “Барс-17” батальоны сугышчысы Фәнис Хөсәенов – Тәтешле районы егете. Ул, яу кырыннан каршы як солдатын кулга төшереп, аларның БТРын урлап, дан казанган иде. Үзе сөйләвенчә, кулга төшерелгән төркемдә каршы якның берничә солдаты булган. Икесен ул юк иткән, икесе качкан. Берсен әсирлеккә алып, урланган БТРда үзебезнең якка алып  кайткан. Моннан тыш Фәнис, җимереклекләр арасыннан генерал-майорны алып чыгып, урланган бронетранспортерда аны хәрби госпитальгә илткән. Шулай ук якташын да сугыш кырыннан алып чыккан.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас в