Барлык яңалыклар
Мобилизация
15 гыйнвар , 12:47

Яман хәбәр дөрес булып чыкты...

Эх, Фәнис... Син исәндер дип ышанган идек...

https://vk.com/fshaikhislamov
https://vk.com/fshaikhislamov

Тәтешле егете Фәнис Хөсәенов турында соңгы көндә күп яздылар. Мәрхүм булган икән дигән хәбәр таралгач та, күңелләр ышанмады. Йөрәкнең бер помагында исәндер дигән өмет яшәде.

Шуңа кичә Тәтешле районы хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов үзенең ВКонтакте сәхифәсендә кайгылы хәбәр урнаштыргач та ышанасы килмәде. Бу хакта язарга кул күтәрелмәде. Әмма язмыштан узмыш юк, диләр. Нинди авыр булса да, ачы кайгыларны да кабул итәргә туры килә.

“Кадерле якташлар, йөрәгемдәге авыр йөк белән сезгә кайгылы хәбәр җиткерәм – махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә Украина территориясендә данлыклы якташыбыз, Яңа Кайпан авылы егете Фәнис Хөсәенов һәлак булды”, – диде Фәнүр Шәйхисламов.  

Аның әйтүенчә, бу безнең уртак авырту һәм югалту.

“Геройның туганнары һәм якыннарының кайгысын тирән уртаклашабыз. Фәнис безнең йөрәкләрдә, хәтеребездә һәм Русиянең батырлык елъязмасында мәңгегә калачак”, – дигән район башлыгы.

Фәнис Хөсәен белән хушлашу чарасы иртәгә – 16 гыйнварында 11.00 сәгатьтә Югары Тәтешле авылы мәдәният йорты мәйданында үтәчәк. Әгәр үзгәрешләр булса, бу хакта район хакимиятеннән алдан хәбәр итәчәкләр.

Тыныч йокла, батыр егет...

Исегезгә төшерәбез: “Барс-17” батальоны сугышчысы Фәнис Хөсәенов – Тәтешле районы егете. Ул, яу кырыннан каршы як солдатын кулга төшереп, аларның БТРын урлап, дан казанган иде. Үзе сөйләвенчә, кулга төшерелгән төркемдә каршы якның берничә солдаты булган. Икесен ул юк иткән, икесе качкан. Берсен әсирлеккә алып, урланган БТРда үзебезнең якка алып  кайткан. Моннан тыш Фәнис, җимереклекләр арасыннан генерал-майорны алып чыгып, урланган бронетранспортерда аны хәрби госпитальгә илткән. Шулай ук якташын да сугыш кырыннан алып чыккан.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас в