Барлык яңалыклар
Мобилизация
15 гыйнвар , 12:25

Егетләргә ярдәм барып җитте

Мобилизацияләнгән якташлар рәхмәт әйтеп калганнар.

https://op.bashkortostan.ru
https://op.bashkortostan.ru

13 гыйнварда Мелитопольдә – махсус хәрби операция зонасында безнең мобилизацияләнгән якташларга гуманитар ярдәм тапшырылды.

Әйтергә кирәк, Саратовта хәрби әзерлек үткәндә төзелгән мотоукчылар полкы 95 процентка Башкортстан егетләреннән тора. Бу хакта республиканың Иҗтимагый палата әгъзасы, Әфганстанның Русия берләшмәсенең төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Глушко хәбәр итте. Гуманитар ярдәм алып баручылар арасында ул үзе дә бар.

Мобилизацияләнгәннәргә өч “Нива” автомобиле, бер УАЗ машинасы, тепловизорлар, азык-төлек, өйләреннән җибәрелгән посылкалар, бал, хатларны тапшырганнар. Гуманитар ярдәмнең авырлыгы ярты тоннага баскан.

“Сугышчылар рәхмәт әйттеләр. Ярдәм һәм аңлау булган өчен алар канәгать. Без анда бер көн булдык, барысын да урап чыгып, төнгелеккә калмый, кайтыр юлга кузгалдык”, – ди Дмитрий Глушко.

Аның әйтүенчә, солдатларның күбесе авыл хуҗалыгында, машина төзелешендә, нефть тармагында эшләгән. Алар – югары квалификацияле эшчеләр. Әмма бүген алар иңендә – хәрби бурыч.  

“Еетләрнең күбесе батырлык һәм кыюлык өчен дәүләт бүләкләренә тәкъдим ителгән”, – ди Глушко.

Һәрберсенә өйләренә исән-имин әйләнеп кайтырга язсын.

https://op.bashkortostan.ru
https://op.bashkortostan.ru
https://op.bashkortostan.ru
https://op.bashkortostan.ru
https://op.bashkortostan.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас в