Башкортстан ирекле батальоннарының рухи остазы Хәмзә хәзрәт бүләккә лаек булган. Аңа Үзәк диния нәзарәтенең “Иман һәм Хөрмәт” орденын тапшырганнар. Награда хакындагы указда рухани “Украина һәм Донбасста махсус хәрби операция үткәрү вакытында Ватанны саклаучы хәрбиләрне рухи-әхлакый тәрбияләүгә зур өлеш керткән” диелгән.
Исегезгә төшерәбез, Хәмзә хәзрәт Виктор атакай белән безнең хәрбиләргә рухи остазлар буларак махсус хәрби операция үткәрү зонасының алгы сызыкларына юлланды. Декабрь ахырында ул республикага кыска вакытлы ялга кайтты һәм “Башинформ” агентлыгына интервью бирде. Анда ул махсус хәрби операция турында үз күзәтүләре белән уртаклашты, дошман уты астында калуын һәм ирекле сугышчыларның кәефләре турында сөйләде.
Чыганак: bashinform.ru