Барлык яңалыклар
Мобилизация
8 гыйнвар , 17:43

Никита Михалков авыр хәлдә

Режиссерны җырчы МакЅим яткан дәваханәгә күчергәннәр.

Никита Михалков авыр хәлдә
Никита Михалков авыр хәлдә

Русиянең халык артисты, талантлы режиссер Никита Михалковны 5 гыйнвар көнне температура һәм ютәл белән хастаханәдә алып киткәннәр.

Шушы дүрт көн эчендә 77 яшьлек Никита Сергеевичка халык кырык төрле диагноз куеп өлгерде. Ләкин Михалковның гаиләсе чире турында әлегә бер нинди дә аңлатма бирмәгән. Артистның матбугат сәркәтибе Ирина Мячина әйтүенчә, грипптан соң аның хәле аламаланган.

Әле исә Михалковны Мәскәүнең 52нче санлы хастаханәсенә күчергәннәр. Бу очраклы түгел, биредә медицина корылмалары яңа, заманча, табиблар да тәҗрибәле.

Әле Михалков аңында, реанимациядә ята, үзе сулый ала. Пандемия елларында нәкъ менә бу дәваханәдә күп авыруларның гомерен саклап калуга ирешкәннәр. Әйтик, җырчы МакЅимны (Марина Абросимова), пневмония белән шәхси клиникада ятканнан соң, монда күчергәннәр иде. Ул бер айдан артык комада ятты, нәтиҗәдә аякка бастырдылар. Шулай булгач, Никита Михалковны да коткара алырлар дип ышаныйк. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в