Барлык яңалыклар
Мобилизация
7 гыйнвар , 21:37

Бергә бердәм булыйк

Дүртөйле районы Мәскәү авылында Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашучыларга берникадәр матди ярдәм күрсәтү максатыннан хәйрия концерты үтте.

Бергә бердәм булыйк
Бергә бердәм булыйк

«Заман башка, заң башка» - дигәндәй, кешелек дөньясының изгелек, игелек, шәфкатьлелек төшенчәләре бар. Дүртөйле районы Мәскәү авылы старостасы Борис Әбелкарамов Дүртөйле һәм Кушнаренко районнарында яшәүче бертөркем үзешчәннәрдән Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашучыларга берникадәр матди ярдәм күрсәтү максатыннан «Бердәмлектә көч» дип исемләнгән хәйрия концертын оештырды.

Дүртөйле хакимияте фатихасы белән башкарылган бу изге эш Кушнаренко районы Сәет авылы клубыннан башланды. Куккуян, Мәскәү, Сикәле, Суккул, Иванай авылы тамашачылары бу хәйрия акциясенә үз өлешләрен кертте.

Концерт номерлары Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альбина Шәрипованың яраткан җырлары, мөнәҗәтләре белән башланып китте. Аның репертуарында Әнвәрия Ибатова сүзләренә һәм көйләренә язылган җырлар да байтак иде. Гадәти булмаган концертта төрле яшьтәге һәвәскәрләр чыгыш ясады. Һәр авылда программалар үзгәреп тулыланып барды.

Бу изге эшне башкаручы һәвәскәрләргә зур рәхмәт сүзләрен белдерәсе килә. Алар: Әнвәрия Ибатова, Илдар Кәримов, Хәмит Фәрвазов, Артур Ширгазин, Илмира Сәлимова, Борис Әбелкарамов, Гөлфинә Әхмәева, Радик Хөснияров, Рәйсә Әхмәтова, Рәвил Миргазов, Зәнфирә Башарова, Флүр Әхмәтов, Лилия һәм Глүс Кашаповлар. Аларның һәммәсенең дә күңелендә бары бер теләк тамашачыларның һәм үзешчәннәрнең иман нуры белән сугарылган җан җылысы солдатларыбызның куңелен җылытып, җиңүгә, туган якларына исән-имин кайтуларына өмет ышаныч тудырсын. Концертыбыздан җыелган акчалар район хакимиятендә төзелгән комиссия тарафыннан (расланып) исәпләнеп якташ-солдатларыбызның гомум банк исәбенә күчерелде.

Бердәмлектә көч. Бәлки башка районнарда, авылларда да бу башлангычны күтәреп алырлар. Бергә бердәм булыйк.

Ришат Валеев, Дүртөйле районы хакимияте башлыгының мобилизацияләнгәннәр эше буенча киңәшчесе. 

Читайте нас в