Барлык яңалыклар
Мобилизация
4 гыйнвар , 19:24

Ике якташны соңгы юлга озаттылар...

Бер районда ике егет белән хушлаштылар...

https://vk.com/ivaniutaandrei
https://vk.com/ivaniutaandrei

“Бүген Белоретта без ике якташыбыз – Альберт Билалов һәм Евгений Ильичёв – белән хушлаштык. Алар икесе дә махсус хәрби операция барышында һәлак булды”. Шулай дип язган бүген, 4 гыйнварда, үзенең “ВКонтакте” сәхифәсендә район хакимияте башлыгы Андрей Иванюта.

Аның әйтүенчә, Альберт Билалов Белоретта яшәгән һәм эшләгән. Актив тормыш рәвеше алып барган, балык тотарга, табигатьне яраткан. Буш вакытын ул балалары белән үткәргән. Хәрби буларак үсәргә теләгән. Шуңадырмы, өлешчә мобилизация башлангач, махсус хәрби операциягә кушылырга карар иткән. Аңа 41 яшь булган...

Евгений Ильичёв 1990 елда туган. Белоретның 21нче санлы мәктәбендә укыган, аннары училищеда белем алган. Туганнары әйтүенчә, ул яхшы күңелле, шат һәм ярдәмчел егет булган. 2022 елның октябрендә контракт буенча хәрби операция зонасына юлланган...

“Мәрхүмнәрнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Без сезнең белән. Ватан сагына баскан егетләр өчен әти-әниләре алдында баш иябез. Алар турында хәтер безнең йөрәкләрдә яшәячәк”, – дигән Андрей Иванюта.

Тыныч йоклагыз, солдатлар...

 

https://vk.com/ivaniutaandrei
https://vk.com/ivaniutaandrei
https://vk.com/ivaniutaandrei
https://vk.com/ivaniutaandrei
https://vk.com/ivaniutaandrei
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас в