Барлык яңалыклар
Мобилизация
3 гыйнвар , 11:25

Без сезне көтәбез!

Без монда тыныч тормышта яшибез, ә бит  абый-энеләребез, әтиләребез, туган тиешле кешеләребез, күршебез, танышларыбыз арасыннан кемнәрдер хәзерге минутларда яу кырында – Украинада дошман белән көрәшә...

Соңгы көннәр күз ачып йомганчы үтте дә китте. Ел ахырында эштә дә вак-төяк мәшәкатьләр күп булды, бакча-мәктәпләрдә бала-чагаларның утренниклары үтте, тегесе, монысы, кыскасы, таң атты да кич булды. Яңа 2023 ел башланды ... Ә бит безнең абый-энеләребез, әтиләребез, туган тиешле кешеләребез, күршебез, танышларыбыз арасыннан кемнәрдер хәзерге минутларда яу кырында – Украинада барган хәрби операциядә катнаша. Гомерләрен аямыйча каһарманлык күрсәткән ир-егетләр  алдында баш иябез. Махсус хәрби операциядә дошман белән көрәштә каһарманлык күрсәткән биш якташыбызга Русия Герое исеме бирелде.

27 яшьлек Тамерлан Илһамовка, 26 яшьлек Игорь Насыйбуллинга, 27 яшьлек Максим Серафимовка Русия Герое исеме үлгәч бирелде.

 Степан Белов һәм Борис Дудко бу бүләкне Президент Владимир Путин кулыннан алды. 

Бөре шәһәрендә туып-үскән 33 яшьлек Борис Дудко – һава-десант гаскәрләренең  гвардия десант-штурм дивизиясенең аерым танк батальоны командиры урынбасары. Рота аның җитәкчелегендә махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк куелган бурычларны үтәгәндә зур батырлык һәм каһарманлык күрсәтә.

Шушы көннәрдә Октябрьский шәһәре егете   26 яшьлек Степан Белов та югары бүләк алу бәхетенә иреште.

"Русия Герое исеме минем  генә  түгел, минем экипажым, сугышчан иптәшләремнең дә зур  хезмәте, барлык бурычларны бергәләшеп үтибез.  Махсус хәрби операция зонасында булган һәркем гаделлекне тергезү өчен фидакарь көрәшүче һәм безнең уртак тарихыбызны яңадан язарга юл куймаучы герой”, – диде ул.

 Исән-имин әйләнеп кайтыгыз! Без сезне көтәбез, егетләр.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в