

Башкортстан мәгариф министры Айбулат Хаҗин Telegram-каналда югары уку йортлары ректорлары утырышында махсус хәрби операциядә катнашу өчен өлешчә мобилизацияләү кысаларында ата-аналары чакырылган көллият һәм вуз студентларына социаль ярдәм чаралары күрсәтү турында карар кабул ителүен хәбәр итте. Аерым алганда, аларны коммерцияле укыту формасыннан бюджетка күчерәчәкләр, тулай торакларда түләүсез яшәү белән тәэмин итәчәкләр, көндезге уку формасындагы студентларга матди ярдәм күрсәтәчәкләр.
Социаль ярдәм чаралары алу өчен, студентлар уку йорты администрациясенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш, диелә хәбәрдә.