

Луганск Халык Республикасында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Красный Луч шәһәрендәге хастаханәгә барды һәм Башкортстаннан барган табиблар белән очрашты.
Сигез бригада составында Башкортстаннан 207 медицина хезмәткәре Донбасста булды, аларның 80е – балалар табиплары. Алар 18 мең балага ярдәм күрсәткән.
Радий Фәрит улы аларны туып килүче Яңа ел белән котлады һәм батыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Әлеге вакытта Донбасста Башкортстаннан сигезенче бригада табиблары эшли.
Табибларга ул Башкортстан Республикасы Башлыгының рәхмәт хатларын тапшырды.
Чыганак: glavarb.ru