

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Луганск Халык Республикасында эш сәфәре вакытында Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемен йөрткән 22 санлы мәктәптә булды.
Исегездә булса, 2022 елның җәендә Радий Хәбиров теләге буенча Башкортстан төзүчеләре бу мәктәпне ремонтлаган иде. 1 сентябрьгә мәктәп яңарды, республика мебель алырга ярдәм итте.
Радий Фәрит улы мәктәпне карап чыкты, төзүчеләрнең эшеннән канәгать калуын әйтте.
Башкортстан ЛНРдагы уку йортлары белән актив хезмәттәшлек итәргә, тәҗрибә алмашырга, ял һәм сәламәтләндерү өчен балалар кабул итәргә һәрчак әзер, ди Радий Фәрит улы. “Безнең республикада әйбәт вузлар бар, быел җәй көне ЛНРдан 1500 бала Башкортстанга килеп ял итте”, - диде ул.
Чыганак: glavarb.ru