

Радий Хәбиров Башкортстанның Донбассның социаль объектларын тергезү һәм урындагы халыкка ярдәм итү өлешендә үз өстенә алган барлык йөкләмәләрне үтәвен билгеләде.
- Төбәкләребез озак еллар дәвамында хезмәттәшлек итә, Луганск Халык Республикасында яшәүче кешеләргә тирән хөрмәт белән карыйбыз. Әлбәттә, без үзара мөнәсәбәтләрне үстерү яклы. ЛХР катлаулы чор уза, инфраструктураны тергезергә кирәк. Без үзебезгә алган барлык йөкләмәләрне үтибез, Красный Луч шәһәрендәге 46 объектны ремонтладык. Һәм бүген сезнең белән киләсе елга планнар турында фикер алышырга телибез, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы хезмәттәшлек турында яңартылган килешүдә уртак эш юнәлешләрен һәм приоритетларын ныгытырга тәкъдим итте. Өстәвенә, Радий Хәбиров Башкортстанның Донбасс кешеләренә һәм Ватанны саклаучы хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү өчен гуманитар конвойлар формалаштыруын дәвам итәчәге хакында, шулай ук ял итү һәм сәламәтләндерү өчен ЛХРдан балаларны кабул итәргә әзер булуын белдерде.
Алга таба Башкортстан Башлыгы ЛХР делегациясен перспектив уртак проектлар өчен конкрет юнәлешләрне билгеләү максатында бизнес-миссия белән кунакка чакырды. Луганск Халык Республикасы Башлыгы Леонид Пасечник Башкортстан җитәкчелегенә гуманитар конвойлар формалаштырган һәм торак пунктларны тергезүдә ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.
Чыганак: glavarb.ru