

Донбасска эш сәфәре белән баргач, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Александр Достовалов һәм Салават Юлаев батальоны яугирләре, шулай ук республикадан мобилизацияләнүчеләр белән очрашты. Ул яугирләргә гуманитар йөк, якыннары язган хатларны тапшырды. “Боевое братсвто” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстандагы бүлеге җитәкчесе Альберт Шагимуратов әйтүенчә, бүген сугыштагы яугирләргә тәү чиратта якыннарының мораль һәм психологик ярдәме кирәк.
“Республика башлыгы яугирләр белән очрашып, аларга шундый ярдәмне бирде, - диде ул. – Радий Фәрит улы үзе дә совет армиясендә хезмәт иткән кеше буларак, өйдән килгән һәр хәбәрнең солдат өчен никадәр кадерле булуын аңлап, белеп тора. Яугирләр өчен республика башлыгы шул минутларда иң якын кешегә әйләнде. Радий Фәрит улы алар белән тыныч булмаган территориядә очрашты, анда ВСУлар җибәргән ракеталар, яисә Америка “хаймарс”лары килеп төшәргә мөмкин”...
“Радий Фәрит улы – Башкортстан халкы өчен чын лидер! Афәрин! Яңа ел алдыннан безнең яугирләребез белән очрашырга, алар белән сөйләшергә вакыт тапты, аларга нәрсә кирәклеген белде, республикадан ярдәм китерергә ярдәм итте”, - дип үз фикерен әйтте Халык фронты штабы әгъзасы Надежда Крылова.
Чыганак: bashinform.ru