

Бүген, 24 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, мобилизацияләнгәннәр өчен чираттагы гуманитар конвой юлга чыкты.
Хөкүмәт премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов үзенең ВКонтакте сәхифәсендә хәбәр итүенчә, 4 берәмлек техника Луганск халык республикасына таба юл алды.
“Гуманитар йөккә экипировка, җылы кием, генератор, җылыту пушкалары, бензин пычкылары, медицина җыелмалары, азык-төлек, шәхси гигиена әйберләре, эчәр су һәм башка товарлар җыелган”, – ди Ирек Сәгыйтов.
Аның әйтүенчә, бар йөкләр дә Бердәм логистик үзәктә туплана.
“Монда безнең хәрбиләрдән, хәрби часть командирларыннан, военкоматлардан килгән бар гаризалар да өйрәнелә. Аларда махсус хәрби операция зонасындагы безнең якташларга тәү чиратта кирәкле әйберләр турында әйтелә.
Солдатларга ярдәм итәргә теләгән һәркем, 280-89-92 номеры буенча шалтыратып, белешә ала.
Сугышчыларыбызга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтүне дәвам итәбез. Гуманитар конвойне илтүчеләргә хәерле юллар”, – дигән ул.