

Хушлашу авыр...
Башкортстан Башлыгы бүген узган зур интервьюда махсус хәрби операциядә һәлак булган һәр егетне соңгы юлга озатырга бару бик авыр булуын белдерде.
«Якыннарыңны югалту кайгысын бернинди сүзләр белән дә җиңеләйтеп булмый. Әмма һәлак булган яугирне соңгы юлга озатканда Республика Башлыгы килеп, тиешле хәрби хөрмәт күрсәтеп җирләгәч, әти-әнисе, якыннары, дуслары аның юкка һәлак булмавын, Ватан өчен гомерен бирүен аңлыйлар.
Шушы тойгылар һәлак булган яугирнең якыннарына күпме дә булса ярдәм итә.
Ләкин мин коллегаларыма да, муниципалитет башлыкларына да һәрвакыт әйтеп киләм: безнең бурыч соңгы юлга озатышып, якыннарының кайгысын уртаклашып китүдә генә чикләнми.
Һәлак булучы турында мәңгелек хәтер яшәргә тиеш, без аларның гаиләләре, якыннарына һәрдаим хәстәрлек күрсәтергә, алар янында булырга тиешбез», – диде Радий Хәбиров.
Фото: tver.mk.ru