Махсус хәрби операция
21 декабрь 2022, 17:47

“Ты знаешь, как хочется жить...”

“Әгәр минем белән берәр нәрсә булса, соңгы юлга озатканда шушы җырны уйнатыгыз”, – дигән булган Азат апасына...

https://aur-vesti.infohttps://aur-vesti.info
https://aur-vesti.info

Бүген Авыргазы районында махсус хәрби операциядә гомере өзелгән кече сержант Азат Котлыгуҗин белән хушлаштылар.

Азат Фәрит улы 1985 елның маенда туган. Толбазы авылындагы 3нче санлы мәктәптә укыган. 9нчы сыйныфтан соң урындагы һөнәри училищега укырга керә. 2003 елда армиягә чакырыла.

2022 елның 21 июнендә ул үз теләге белән махсус хәрби операциягә кушыла. Июль башында җәрәхәт ала һәм өенә кайта. Сәламәтлеген ныгыткач, 9 августта янә хезмәттәшләре янына юллана. Азат 22 сентябрьдә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була...

Район башлыгы Арслан Шәгаретдинов, Азатның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашып, болай диде:

“Кызганычка, мин Азат белән танышырга өлгермәдем. Сөйләүләрдән аның батыр егет икәнлеген беләм. Бүген безнең егетләр үзләренең бабаларының эзеннән бара – алар дөньяда тынычлык булсын өчен көрәшергә мәҗбүр. Алар каһарманларча көрәшә. Сугышчыларыбызның батырлыклары һәрчак безнең хәтердә булачак”.

Азатның укытучылары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, якыннары, дуслары аның турында актив, спортчы, шәп егет иде дип искә алды. Алар Азатның әти-әнисенә лаеклы ул үстергәннәре өчен рәхмәтләрен җиткерде. Әмма яралы йөрәкләрне юатыр сүзләр генә табарлык түгел иде...

Солдат туып үскән йорт ишегалдында “Ты знаешь, как хочется жить...” җыры яңгырады. Чөнки ничектер бер шулай Азат апасына: “Әгәр минем белән берәр нәрсә булса, соңгы юлга озатканда шушы җырны уйнатыгыз”, – дигән булган...

Тыныч йокла, солдат...

https://aur-vesti.info
https://aur-vesti.info
https://aur-vesti.info
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас