Махсус хәрби операция
21 декабрь 2022, 05:55

"Пычрактан котылыр өчен" сугышка барырга теләгән

Чираттагы хайптыр инде...

"Подъем"  Телеграм-каналы"Подъем"  Телеграм-каналы
"Подъем" Телеграм-каналы

Ангарск шәһәре мэры  малае Александр Петров Украина флагы сурәтләнгән футболка  белән чыккан җәнҗалдан соң акланыр өчен ирекле рәвештә махсус хәрби операциядә катнашу турында уйлана. Улының планнары хакында мэр Сергей Петров “Подъем” каналына сөйләгән.

Сергей Петровның  Украина флагы сурәтләнгән футболка кигән малаен Байкальск тау-чаңгы курортында күреп калганнар. Егет сүзләре буенча, аңа  шунда ук  дәүләт хыянәтендә гаепләп яза башлаганнар. Шуңа күрә, Ангарск мэры сүзләренчә, аның улы махсус хәрби операция зонасындагы Русия хәрбиләренә кушылырга тели.

“Ул бүген миңа: «Әти, бу пычрактан  котылыр өчен мин фронтка китәрмен инде», – диде. Өстенә яуган начар комментарийлардан ул шок хәлендә дисәң дә була. Мин аңа: «Улым, менә сиңа хәрби комиссарның телефон номеры. Бу синең карар булачак». Бу очракта нәрсә мөһим соң: пычрактан агарынумы әллә Русиягә күбрәк файда китерүме?” – ди Сергей Петров.

Сәясәтче улы вузда белем алу сәбәпле хәрби хезмәттә булмавын әйтә. Ул эре төзелеш компаниясе башлыгы булып эшли һәм әтисе сүзләренчә, “ул Русиядә хәл иткән икътисад өлкәсендәге мәсьәләләрнең  әһәмияте һич ким түгел”. Кече Петров моңа кадәр махсус хәрби операциядә катнашучылар ихтыяҗларына акча күчергән булган. 

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас