Махсус хәрби операция
21 декабрь 2022, 10:56

Котны алдың бит, Фәнис!

Социаль челтәрләрдә Фәнис Хөсәенов турында куркыныч хәбәр таралган иде...

https://vk.com/id718040178https://vk.com/id718040178
https://vk.com/id718040178

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә Тәтешле егете Фәнис Хөсәенов турында куркыныч хәбәр таралды: имеш тә, аны дошман снайперы атып үтергән...

Бәхеткә, бу хәбәр ялган булып чыкты. Фәнисебез озын гомерле булыр әле, Алла боерса. Егетнең барысы да яхшы икәнлеген Вконтакте сәхифәсендә аның әнисе дә раслаган. “Алла бирсә, исән-сау гына кайта, минен улым!!!” – дип язган ул. Амин!

Ни кызганыч, бүгенге көндә кеше язмышы белән уйный торган ялган хәбәрләр яшен тизлеге белән тарала. Бигрәк тә хәрби операция башлангач, мондый ялганнар тагын да артты. Шуңа имеш-мимешләргә ышанырга ашыкмыйк.

Исегезгә төшерәбез: “Барс-17” батальоны сугышчысы Фәнис Хөсәенов – Тәтешле районы егете. Ул, яу кырыннан каршы як солдатын кулга төшереп, аларның БТРын урлап, дан казанган иде. Үзе сөйләвенчә, кулга төшерелгән төркемдә каршы якның берничә солдаты булган. Икесен ул юк иткән, икесе качкан. Берсен әсирлеккә алып, урланган БТРда үзебезнең якка алып  кайткан. Моннан тыш Фәнис, җимереклекләр арасыннан генерал-майорны алып чыгып, урланган бронетранспортерда аны хәрби госпитальгә илткән. Шулай ук якташын да сугыш кырыннан алып чыккан.

 

https://vk.com/id718040178
https://vk.com/id718040178
https://vk.com/id718040178
https://vk.com/id718040178
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас