Махсус хәрби операция
19 декабрь 2022, 14:31

Шәһәр мэры солдатлар өчен ат суйган

Алар эшкуар белән казылык әзерләгәннәр. 

https://vk.com/azamatyuldashbaevhttps://vk.com/azamatyuldashbaev
https://vk.com/azamatyuldashbaev

Сибай шәһәре хакимияте җитәкчесе Азамат Юлдашбаев урындагы эшкуар Әхәт Асылбаев белән, ат суеп, казылык (ат итеннән колбаса) эшләгәннәр. Бу милли азыкны алар махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына алып барачаклар.

“Тиздән Яңа ел якынлаша. Без бу бәйрәмне якыннар һәм туганнар белән гаиләдә каршыларга күнеккәнбез. Әмма махсус хәрби операциядә катнашучы безнең якташлар аны өйләреннән еракта каршы алачак.

Үзебезнең сугышчыларга яңа ел кәефе булдыру өчен эшкуар Әхәт Асылбаев егетләргә ат ите җибәрү идеясен тәкъдим итте. Шушы көннәрдә без аның белән, ат суеп, ит әзерләп, казылык эшләдек. Тиздән аларны алгы сафтагы якташларга алып барачакбыз”, – дип язган Азамат Юлдашбаев үзенең Вконтакте сәхифәсендә.  

Ул шулай ук солдатларга ярдәм итүче һәркемгә рәхмәтен җиткергән.

“Җиңел булмаган вакытлар үтәр, ә изге эшләр онытылмас!” – дигән шәһәр мэры.

https://vk.com/azamatyuldashbaevhttps://vk.com/azamatyuldashbaev
https://vk.com/azamatyuldashbaev
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас