

Республикада бер тапкыр бирелә торган 20 мең сум күләмендәге түләүне мобилизацияләнгәннәрнең 5 293 гаилә әгъзасы алган. Акчалар гражданнарның банк карталарына 15 декабрьдә күчерелгән. Бу хакта “Честно говоря” тапшыруы журналистларына республиканың гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, мобилизацияләнгәннәрнең гаилә әгъзаларына 20 мең сум күләмендә түләүләр бирү хакындагы карарны Радий Хәбиров кабул итте. Республика Башлыгы указына ярашлы, СВОда катнашучыларның якын туганнарына матди ярдәмгә төбәк бюджетыннан 105,8 миллион сум акча бүленгән. Мобилизацияләнүчеләрнең хатыннары, балигъ булмаган, шулай ук колледж яисә вузларда очно белем алучы 23 яшькә кадәрге балаларына бирелә.
Чыганак: bashinform.ru