Махсус хәрби операция
16 декабрь 2022, 03:54

"Барсы да җиңү өчен" проектына кушыл

Гомумрусия халык фронтының Башкортстандагы төбәк башкарма комитеты башлыгы Виталий Брыкин "Без бергә" штабының эшчәнлеге хакында сөйләп үтте.

"Барсы да җиңү өчен" проектына кушыл"Барсы да җиңү өчен" проектына кушыл
"Барсы да җиңү өчен" проектына кушыл

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт Җыелышы- Корылтайга юллама белән мөрәҗәгать итте . Юлламасында ул Русия яугирләренең дә бүгенге батырлыгын искә алды. "Алар илне нацизмнан яклый",- диде ул. Гомумрусия халык фронтының Башкортстандагы төбәк башкарма комитеты башлыгы Виталий Брыкин "Без бергә" штабының эшчәнлеге хакында сөйләп үтте. Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә штаб волонтерлары төрле ярдәмнәр күрсәтә. - Ярдәм кирәк дигән сүз ишетелү белән алар шунда ук ярдәмгә әзер,- ди ул. - Штабта түләүләр буенча консультацияләр алып барыла. Без бердәм логистик үзәге белән яу кырында булучыларга, безнең ирекмән батальоннарына, Донбасста яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыябыз. Күптән түгел яугирләргә кирәкле техника, автомобильләр, электр станцияләре җибәрдек. Әлеге вакытта квадрокоптерлар алырга акча җыелды. Республикада яшәүче бөтен кеше дә "Барсы да җиңү өчен" дип исемләнгән проектка кушылып, мобилизацияләнүчеләргә ярдәм күрсәтә ала .

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас