Махсус хәрби операция
15 декабрь 2022, 00:42

Тагын бер батальон махсус хәрби операциядә катнашырга әзер

Батальонны озатканда Уфада кайбер юллар ябылачак.

Тагын бер батальон махсус хәрби операциядә катнашырга әзерТагын бер батальон махсус хәрби операциядә катнашырга әзер
Тагын бер батальон махсус хәрби операциядә катнашырга әзер

Уфада, 20 декабрьдә, Салават Юлаев исемендәге батальонны махсус операция зонасына җибәрү тантанасы аркасында юллар ябылачак. Бу турыда  башкала мэриясе игълан итте.

Иртәнге сәгать 9дан 12 сәгать 30 минутка кадәр Совет урамының Зәки Вәлиди урамыннан Ленин урамына кадәр һәм Пушкин урамының Цюрупа урамыннан Ленин урамына кадәр өлеше ябылачак.

 Салават Юлаев исемендәге халык батальоны Милли Гвардия структурасына керәчәк. Аның нигезендә безнең егетләребез сугышчан әзерлек үттеләр. Элегерәк, Башкортстан махсус хәрби операция зонасына ике батальон җибәрде, алар генерал Минигали Шәйморатов һәм Русия Герое Александр Доставалов исемен йөртәләр.

Белүегезчә, Русия Президенты Владимир Путин 2022 елның 24 февралендә Украинада махсус хәрби операция башлау буенча карар кабул итте.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас