Махсус хәрби операция
11 декабрь 2022, 19:45

Дошманны чигенергә мәҗбүр иткән

Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!

"Башкорт батальоны" Телеграм-каналыннан."Башкорт батальоны" Телеграм-каналыннан.
Фото:"Башкорт батальоны" Телеграм-каналыннан.

Башкорт батальонының Телеграм-каналында  республикабызның яңа герое – ефрейтор Станислав Карпов  – турында язып чыкканнар.

Махсус хәрби операциядә катнашучы Станислав Карпов Доставалов исемендәге ирекле батальонда хезмәт итә.

Дошман күктән атып һөҗүм итә башлаганда ул мотоукчылар  взводы подразделениесе составында  гаубицалы артиллерия дивизионын саклаган  булган.

Станислав Карпов төтен пәрдәсе (дымовая завеса) чыгарырга  һәм боевиклардан саклану өчен ут ачарга әмер биргән.  

Оператор-техник Станислав Карповның грамоталы гамәлләре шәхси составны да, техниканы да эвакуацияләргә ярдәм иткән, ә ут ачу неонацистларны чигенергә мәҗбүр иткән”, – диелә канал хәбәрендә.

Быел 24 февральдә ил Президенты Владимир Путин  Донбассны яклау буенча махсус хәрби операция үткәрү турында карар кабул итте. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас