Махсус хәрби операция
10 декабрь 2022, 08:42

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Кичә, 8 декабрьдә, Мәдәният министрлыгы башлангычы белән А.Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт драма  театрында  мбилизацияләнгән мәдәният хезмәткәрләре гаиләләре белән очрашу узды. Анда көнүзәк мәсьәләләр һәм социаль проблемалар күтәрелде.

Бүгенге көндә мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләре, әниләре, хатыннары һәм балаларының тормышы кискен үзгәрде. Шуңа аларга матди гына түгел, психологик ярдәм дә кирәк, ә кайчагында тирә-яктагыларның игътибарына да мохтаҗ.  

Сибай шәһәренең мәдәният учреждениеләреннән барлыгы 17  кеше махсус хәрби операциягә юлланды.

СВОда катнашучыларның гаиләләре белән мәдәният министры урынбасары Гөлдәр Хәмитова, БРның Театраль әһелләре берлеге рәисе Ринат Ишмуллин, Сибай шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Гүзәл Ишемгулова, шәһәрнең төрде мәдәни учреждениеләре җитәкчеләре очрашты. Очрашуга 14 кеше килгән иде. Мәдәният министрлыгы, Театраль әһелләре берлеге һәм шәһәр теге яисә бу проблемалар килеп туганда аларга нинди ярдәм күрсәтә алуы турында бәян иттеләр.

Сибай шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары социаль челтәрләрдә “Солдат Сибая” дигән махсус төркем булдырылуын хәбәр итте. Бу төркемдә – 130 кеше.

–Без бу төркемгә сәркатипләрне кертте. Алар сезнең сорауларны тиз  хәл итәргә булыша. Социаль хезмәткәрләр белгечләрен керттек, мин дә тәүлекнең 24 сәгатендә  езнең белән элемтәдә. Бу бик уңайлы. Шул рәвешле мин гаиләләрегездә ниләр булганын, сезнең кәефләрегезне даими белеп торам. Без берләштек. Без бер-беребезгә консультацияләр оештырабыз, проблемаларны хәл итәбез. Катлаулы сораулар килеп тугандашәһәр башлыгына мөрәҗәгатҗ итәбез һәм аңардан ярдәм сорыйбыз. Бу төркемдә 9 юнәлеш: мәдәният, сәламәтлек саклау системасы,  мәгариф һ.б., – диде Гүзәл Ишемгулова.

Мәдәният министры урынбасары Гөлдәр Хәмитова да СВОда катнашучыларның гаиләләре бардык сораулар буенча да адреслы ярдәм ала ала, дип искә төшерде. Моның өчен тиешле эш алып барыла.

–Бүгенге көндә 38 мәдәният учреждениесе үз нигезендә  хәйриячелек максатына юнәлтелгән чаралар алып бара. Бу акчаларга без җылы киемнәр, дарулар, иң кирәкле көнкүреш предметларын җибәрәбез. Мәдәният министрлыгы ноябрьдә берене гуманитар йөкне озатты. Әле икенчесен әзерлибез. Дроннар, машиналар, кирәкле техника, баян, кораллар сатып алабыз. Мобилизацияләнгән егетләребез даими элемтәдә торабыз. Исемлек буенча посылкалар әзерлибез һәм үзебез үк ул йөкләрне озата барабыз, – дип ассызыклады Гөлдәр Хәмитова.

Сибай шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары да 2023 елдан  махсус Карарга ярашлы мобилизацияләнгәннәр гаиләләренә алдагы елга бушлай газ кертү мөмкинлеге турында искә төшерде. Шулай ук 2022 ел өчен бер транспорт чарасы салымнан азат ителәчәк. Шәхси йортларда яшәүчеләргә Баймак урманчылыгы утын белән ярдәм итәчәк.

 

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас