

Башкортстаннан мобилизацияләнгән солдат махсус хәрби операция зонасыннан әнисенә маэмай җибәргән.
Mash Batash Телеграм-каналы хәбәр итүенчә, солдат этне Запорожье өлкәсендә тапкан һәм аңа Сосисыч дип кушамат таккан. Ул маэмайны гуманитар йөк ташучылар белән Бәләбәй районының Приют авылына җибәргән.
“Улым бу маэмайны сугыш кырында тапкан һәм шаярып кына безнең волонтерларга аны Приютка алып кайтырга тәкъдим иткән. Волонтерлар ризалашкан”, – дип сөйли мобилизацияләнгән солдатның әнисе Тамара.
Тамара ханым “көнбатыштан кайткан маэмай болай да күпне күргән” дип Сосисычның кушаматын үзгәртергә була. Хәзер этнең кушаматы – Зет. Маэмай яңгыравык тавышлардан курка икән.
Чыганак: lenta.ru