Махсус хәрби операция
10 декабрь 2022, 05:27

Караиделдә "Минем бизнес" үзәге ачылды

Караиделдә "Минем бизнес" үзәге ачылдыКараиделдә "Минем бизнес" үзәге ачылды
Караиделдә "Минем бизнес" үзәге ачылды

Башкортстанда «Минем бизнес» үзәгенең яңа, тугызынчы офисы Караидел авылында ачылды.

Үзәкнең вәкиллекләр челтәре төбәктә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасын хуплау» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында киңәя.

- Башкортстан Республикасында «Минем бизнесым» үзәге 2019 елда эшли башлады. Хәзер аның офислары республикабызның 9 муниципалитетында эшли. Агымдагы ел азагына кадәр Кыйгы һәм Чакмагыш районнарында һәм Белорет шәһәрендә тагын өч яңа офис ачылачак, дәүләт ярдәме чаралары белән эшкуарларны күбрәк җәлеп итәргә момкинлек бирә, - дип хәбәр итте Башкортстан Республикасының эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Хәзер «Минем бизнес» үзәге хезмәтләреннән файдалану өчен Караидел районы һәм якын-тирә муниципалитетлар эшкуарларына башкалага барырга түгел. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас