Махсус хәрби операция
10 декабрь 2022, 11:20

Гаиләләренә ярдәм бар

Ул системалы рәвештә гамәлгә ашырыла.

bashinform.rubashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Башкортстанда мобилизацияләнүчеләрне һәм үзирекле батальоннарын тәэмин итү буенча Донбасс төбәкләре белән турыдан-туры эшли торган логистика үзәге төзелде, ә республикада махсус операциядә катнашучылар гаиләләренә 30дан артык ярдәм чарасы эшләнде. Бу хакта «Вместе: РФ» телекомпаниясе эфирында республика башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

Аның сүзләренчә, республика хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын өчен барысын да эшли.

«Махсус операциягә китүчеләрнең гаиләләре республикада калды. Без алар турында кайгыртырга тиеш дигән карар кабул иттек. Аларга ярдәм итү программасын кабул иттелде. Бу төрле ташламалар, гомумән, 30га якын ярдәм чарасы. Соңгы карарларның берсе — без хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына махсус операциядә катнашучы ир - атлар исеменнән Яңа елга бүләк сыйфатында 20шәр мең сум акча бирәбез", - дип белдерде төбәк башлыгы.

Читайте нас