

9 декабрьдә Уфада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республиканың ветераннар һәм патриотик оешмалары вәкилләре белән очрашты. Алар хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең, шулай ук яшьләргә патриотик тәрбия бирүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашу башында төбәк җитәкчесе ветераннарга Башкортстанның иҗтимагый тормышында актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Очрашуда һәлак булган ватан сакчыларын бер минут тынлык белән искә алдылар.
Радий Хәбиров шулай ук үз вакытында күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен элек көнне Русия Президенты Владимир Путин Бөре егете, 76нчы гвардия десант-штурм дивизиясенең 124нче аерым танк батальоны командиры урынбасары майор Борис Дудкога "Алтын Йолдыз" тапшыруын искә төшерде.
Башкортстан башлыгы Минигали Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге батальоннарны тулыландыруда актив катнашулары өчен республикадагы барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәтен белдерде.