

Махсус хәрби операциядә катнашкан Уфа егете прапорщик Артур Галиев 21 яшендә инде хәрбиләр өчен абруйлы булган өч бүләккә – Батырлык орденына, Суворов медаленә һәм “Боевое отличие” медаленә – ия.
Бу наградалар аңа яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән. Артур, ике нацистны юк итеп, үзенең хезмәттәшләрен коткарган. Ул мөһим документларны кулга төшерә алган һәм сугыш кырыннан чыкканда яралыларның барсына да медицина ярдәме күрсәткән. “Мин үземне герой дип санамыйм, мин бары үз эшемне башкардым, үз бурычымны үтәдем”, – дигән ул “Молодежная газета” басмасына биргән интервьюсында.
Артур Уфада туган. Бәләкәй чагында банк хезмәткәре булырга хыялланган, әмма соңыннан янгын сүндерүче булырга карар иткән. Кешеләрне коткару юлын сайлаган егет радиоэлектроника һәм хәвефсезлек колледжында әлеге һөнәрне үзләштерә. Аннары армиягә чакырталар.
Махсус хәрби операциягә ул 24 февральдән үк эләгә. 23 майда җитди җәрәхәт ала. Шулай да иптәше белән яу кырыннан яраланган хезмәттәшен алып чыгалар. Үз позициясенә яңадан әйләнеп кайткач, каршы як танкыннан снаряд килеп төшә... Табибларга аның кулын ампутацияләргә туры килә.
Артур бүген дә хәрби хезмәткәр булып тора. Ул фронттагы егетләргә ярдәм итә, гуманитар ярдәм оештыру белән шөгыльләнә. Фашизмны үз күзләре белән күргән Артур, кул кушырып утыра алмыйм, ди.
Аның карарын якыннары да хуплый.
“Әти-әнием абруйлы бүләкләр алуым белән горурлана, әлбәттә. Бүләкләрне аларга бирдем. Әтиемә Батырлык ордены эләкте, Суворов медале әниемдә саклана. Өченчесе үземдә. Дусларым да минем өчен шат. Аларның күбесе янгын сүндерүче булып эшли, хокук саклау органнарында эшләүчеләр дә бар. Әмма әти-әнием өчен дә, алар өчен наградалардан бигрәк, минем исән кайтуым мөһим”, – ди Артур.