Махсус хәрби операция
8 декабрь 2022, 06:30

Шәйморатовчыларга ял биргәннәр

Кыска ял вакытында аларның сәламәтлеген тикшерәләр.

https://vk.com/radiyhabirovhttps://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov

Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон солдатларын алгы сызыктан кыска ялга чыгарганнар. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең Вконтакте сәхифәсендә хәбәр иткән.

Әле хәрбиләрнең сәламәтлеге тикшерелә. Моның өчен алар янына медиклар килгән.

“Әле солдатларны Луганск өлкәсендә Красный Лучта командировкада булган табиблар кабул итә. Алар – кардиолог, ультратавыш диагностикасы (УЗИ, ЭКГ) табибы, травматолог-ортопед, оториноларинголог, офтальмолог, хирург, шәфкать туташлары. Берничә көннән аларга мобиль стоматология комплексы һәм төрле юнәлештәге теш табиблары кушылачак. Алар республикадан бара”, – ди төбәк җитәкчесе.

Вәгъдә итүебезчә, үзебезнең хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләячәкбез, дип язган Радий Хәбиров.

“Үз теләкләре белән китүчеләргә, мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү өчен бар мөмкинлекләрне дә кулланачакбыз”, – ди ул.

 

 

 

https://vk.com/radiyhabirov
Шәйморатовчыларга ял биргәннәр
Шәйморатовчыларга ял биргәннәр
https://vk.com/radiyhabirov
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас