

Тагын югалту...
“Украина территориясендә махсус операция барышында хәрби бурычны үтәгәндә безнең якташ, рядовой Янбәков Радмир Раил улы һәлак булды”. Шулай дип хәбәр итте үзенең социаль челтәрләре аша Гафури районы хакимияте башлыгы Фәнзил Чынгызов.
Кичә Радмирны соңгы юлга озаттылар.
“Егетләрне югалту авыр. Радмир Янбәков – дөньяда тынычлык булсын өчен гомерен биргән герой. Ә геройлар үлми, алар мәңгегә безнең йөрәкләрдә кала. Чын егет тәрбияләгән гаиләгә зур рәхмәт. Бу югалтуны кичерү өчен сезгә көч һәм сабырлыклар телим... Геройга мәңгелек дан!” – диде район башлыгы.
Радмир Иген-Елга авылында туып үскән. Мәктәпне тәмамлагач, Стәрлетамакның 77нче санлы һөнәри лицеена укырга керә, тракторчы-машинист белгечлеген үзләштерә. 2018 елда армиягә чакырыла. Хәрби хезмәтне Ростов өлкәсендә үтә.
2022 елның августында Радмир үз теләге белән Доставалов исемендәге батальонга кушыла. Ул алдына куелган бурычларны намус белән кыю үти. Әмма чираттагысы аның өчен соңгысы була...
Аңа 22 яшь кенә була.
Радмирның туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Тыныч йокла, солдат...