

Синоптиклар фаразлары буенча бүген, 7 декабрьдә, явым-төшем көтелми. Җил юнәлешен үзгәртүчән, акрын исәчәк. Һава температурасы көндез -15, -20 градус салкын булмакчы.
Иртәгә, 8 декабрьдә, шулай ук явым-төшем көтелми. Бераз акрын җил исәчәк. Термометр баганалары төнлә – 20, -25 градус салкын күрсәтәчәк, урыны белән – 27, -32 градуска кадәр төшәчәк. Көндез бераз “җылытачак” – -13, - 18 градус салкын булмакчы.
Җомга көнне, 9 декабрьдә, шулай ук кар яумас, диләр белгечләр. Һава температурасы төнлә -17, -22. Урыны белән -28 градус салкынга кадәр. Көндез -11, -16 градус салкын.
Чыганак: bashinform.ru