Барлык яңалыклар
Мобилизация
7 декабрь 2022, 11:19

Корылтай депутаты Булат Юмадилов фронтка киткән

"Мин – запастагы офицер, өлкән лейтенант һәм мин алгы сызыкта булырга тиешмен”, – ди ул.

Корылтай депутаты Булат Юмадилов фронтка киткән
Корылтай депутаты Булат Юмадилов фронтка киткән

Башкортстанның Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Булат Юмадилов үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына барырга карар иткән.

Бүген, 7 декабрьдә, ул фронтка барырга теләк белдергән бер төркем ир-егетләр белән хәрби әзерлек үтү урынына юлланган. Аларны Уфаның Октябрь һәм Совет районнары призыв пунктлары алдыннан озатканнар.

“Булат Гомәр улы алгы сызыкка барырга теләве турында җәй көне үк әйткән иде. Әмма кайсыбер сәбәпләр аркасында моны кичектереп торырга туры килде. Аның карарын хөрмәт итәбез һәм хуплыйбыз. Бу – чын ир-егет, чын патриот эше”, – ди парламент рәисе Константин Толкачев.

Булат Юмадилов мондый карарга килүен “конституция бурычы һәм йөрәк кушуы буенча” дип аңлаткан.  

“Бөек Ватан сугышында минем әтием үз теләге белән фронтка киткән. Мин дә бүген читтә торып кала алмыйм. Бу минем конституция бурычым – ул мине Ватанны сакларга һәм аның мәнфәгатьләрен якларга мәҗбүр итә. Мин – запастагы офицер, өлкән лейтенант һәм мин алгы сызыкта булырга тиешмен”, – ди депутат.

 

Корылтай депутаты Булат Юмадилов фронтка киткән
Корылтай депутаты Булат Юмадилов фронтка киткән
Корылтай депутаты Булат Юмадилов фронтка киткән
Корылтай депутаты Булат Юмадилов фронтка киткән
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: