Барлык яңалыклар
Мобилизация
7 декабрь 2022, 08:12

Килдеголда хәтер ташы ачылды

Махсус операциядә батырларча һәлак булган якташыбыз “Каһарманлык” ордены кавалеры, ефрейтор Билалов Сынбулат Рафик улының якты истәлеген мәңгеләштерү уңаеннан хәтер ташы ачылды. 

Килдеголда хәтер ташы ачылды
Килдеголда хәтер ташы ачылды

Килдегол авылы мәктәбендә махсус операциядә батырларча һәлак булган якташыбыз “Каһарманлык” ордены кавалеры, ефрейтор Билалов Сынбулат Рафик улының якты истәлеген мәңгеләштерү уңаеннан хәтер ташы ачылды.

Сынбулат башка яугир ир-егетләребез белән бер рәттән туган илебезне яклап, хәрби бурычын гомеренең соңгы көненә кадәр намуслы һәм лаеклы үтә. Аның кыска, әмма кыю тормыш юлы барыбызга да үрнәк булып тора.

Митингта Район хакимияте башлыгы Г.Манапов, район ветераннар советы рәисе О.Галиев, батырның әти-әнисе, туганнары, якыннары, авылдашлары, бергә уйнап үскән иптәшләре, мәктәп укытучылары катнашты.

Туган җиребезнең чын ил сакчысын тәрбияләп үстергәннәре өчен Рафик Мазһар улына һәм Әлфия Нуретдин кызына барлык Бөрҗән халкы олы рәхмәттен һәм хөрмәтен белдерде. Ныклы саулык, түземлек һәм сабырлык аларга!

Искәртик, Русиядә өлешчә мобилизация үткәрү турындагы указны ил Башлыгы Владимир Путин 21 сентябрьдә имзалады. 28 октябрьдә РФ оборона министры Сергей Шойгу Президентка 300 мең хәрбине хезмәткә чакыру буенча план тулысынча үтәлгәнлеге турында хәбәр итте. Дәүләт Думасында хәбәр итүләренчә, Русия Кораллы Көчләренә өстәмә җыю планлаштырылмый.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: