Барлык яңалыклар
Мобилизация
7 декабрь 2022, 12:40

Башкортстаннан 24 проект авторы җиңде

Башкортстаннан 24 проект авторы җиңде
Башкортстаннан 24 проект авторы җиңде

Инновацияләргә ярдәм итү фонды республикадан 120 эшкәртүчене хуплады. Аерым алганда, декабрьдә "УМНИК", "Старт" һәм "Үсеш – социаль юнәлешле проектлар" программалары буенча сайлап алу нәтиҗәләре яңгырады. Әлеге юнәлешләр буенча конкурсларда Башкортстаннан 24 проект авторы җиңде.

- Федераль грантлар республика студентлары өчен дә, гамәлдәге предприятиеләр өчен дә инновацион эшләнмәләрне үстерүгә бүлеп бирелде. Башкортстан «Студентлар стартапы» конкурсында катнашучылар саны буенча Русия төбәкләре арасында лидерлар өчлегенә керде. Бу мәгълүматлар беренче һәм икенче чират нәтиҗәләре буенча, хәзер конкурсның өченче өлеше башлануын көтәбез. "Студентлар стартапы" - университет эшкуарлыгын үстерү инструментларының берсе һәм проектны башлау өчен менә дигән мөмкинлек, — дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

«Студентлар стартапы» конкурсы кысаларында заявкалар сайлап алу нәтиҗәләре буенча Башкортстаннан 58 укучы җиңүче булды, һәрберсе 1әр миллион сум акча алды. 37 яшь галим «УМНИК» программасы буенча сайлап алу нәтиҗәләре буенча 500 мең сумлык грантка ия булды. «Старт» конкурсында төбәктән 15 проект сайлап алынды, акселерация өчен грант суммасы 800 мең сумнан алып 12 млн сумга кадәр тәшкил итә. "Развитие" конкурсында 2 башкорт компаниясе җиңде, грант күләме 20 млн сум тәшкил итә. "Развитие-СОПР» конкурсында республикадан бер оешма 1 млн сумлык грант алган. Моннан тыш, 7 предприятиегә «Коммерцияләштерү» программасы кысаларында 10-30 млн сум бүлеп бирелгән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: