Барлык яңалыклар
Мобилизация
7 декабрь 2022, 14:32

“Әбҗәлил районына зур сәлам!”

Доставалов батальоны солдатлары туган якка сәлам юллаган.

“Әбҗәлил районына зур сәлам!”
“Әбҗәлил районына зур сәлам!”

Александр Доставалов исемендәге батальон солдатлары туган якка сәлам юллаган.

Алар әле Луганск өлкәсе территориясендә махсус хәрби операциядә катнаша. Шушы көннәрдә солдатларга туган яктан җибәрелгән посылкаларны тапшырганнар.

“Әле мин батальон урнашкан урындамын. Яңарак гуманитар конвой килде, солдатларга посылкалар, өйдән хатлар, җылы киемнәр алып килдем. Ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт. Монда барысы да яхшы. Егетләр хәрби позициядә, алар батырларча сугыша, кәефләр хәрбиләрчә”, – дип сөйләгән Башкортстан Башлыгы киңәшчесе Алик Камалетдинов.

“Бар Башкортстанга һәм туган Әбҗәлил районына зур-зур сәлам! Безнең хәлләр яхшы, сугышабыз һәм чигенмибез. Өйгә җиңү белән кайтачакбыз”, – ди Шатай позывнойлы сугышчы.

Әйтергә кирәк, махсус хәрби операция зонасына исәп буенча өченче гуманитар конвой барып җитте. Шыплап тутырылган 12 фурада азык-төлек, кышкы киемнәр, яу кырында кирәкле корылмалар һәм хәтта гармун белән курай да бар иде. Әйберләрне солдатлар үзләре төзегән исемлек буенча җыйганнар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: