Барлык яңалыклар
Мобилизация
6 декабрь 2022, 20:00

Психологлар ярдәм итәчәк

Ленара Иванова: Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгьзалары "Гаилә" үзәкләренең кайнар линиясенә психологик консультация сорап мөрәҗәгать итә алалар.

Психологлар ярдәм итәчәк
Психологлар ярдәм итәчәк

8-800-347-5000 - Психологик ярдәм - махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә бүген бик кирәк булуы белән тулысынча килешәм, - дип билгеләп үтте БСТ телеканалында узган брифингта Башкортстан Республикасының Гаилә һәм хезмәт министры Ленара Иванова. – Сүз уңаенда, балаларда чагыла торган борчылуны һәм стрессны мөстәкыйль рәвештә җиңеп чыгу җиңел түгел. Монда да «Гаилә»үзәкләре ярдәмгә килә. Бүгенге көндә безгә 2 100 кеше мөрәҗәгать итте, белгечләр турыдан-туры гаиләләргә 1700 дән артык тапкыр чыктылар, тагын 431 кеше кризис психологиясе алымнарына оператив өйрәткән белгеч-психологлардан квалификацияле психологик ярдәм алдылар. Министр шулай ук республиканың һәр шәһәрендә һәм районында булган гаилә хезмәте белгечләренең психологик ярдәм күрсәтеп кенә калмыйча, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларына социаль түләүләргә, алиментлар алуга, мирасны рәсмиләштерүгә документларны рәсмиләштерергә ярдәм итүләрен дә билгеләп үтте. Катнашучыларның гаилә әгъзалары психологик ярдәмне 8-800-347-5000 кайнар линия телефоны аша ала алалар (эш көннәрендә, 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр) Шулай ук тәүлек буе 8-800-2000-122 ышаныч телефоны бар (ул тәүлек буе эшли, олылар да, балалар да шалтырата ала). Гаилә үзәкләренең адреслары һәм контактлары белән Башкортстанның гаилә порталында танышырга мөмкин - https://www.xn--90ahvqc2eva.xn--p1ai/family-gid/semeyniy%20spravochnik/tsentry-semya-respubliki-bashkortostan/?%20sphrase_id=2556 [Ссылка] Центры «Семья» Республики Башкортостан https://www.xn--90ahvqc2eva.xn--p1ai/family-gid/semeyniy%20spravochnik/tsentry-semya-respubliki-bashkortostan/?%20sphrase_id=2556

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: