БСТ телеканалында үткән брифингта Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаилә әгъзаларына карата күрсәтелгән яңа ярдәм чарасы турында сөйләде.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров мобилизацияләнүчеләр һәм аларның һәрбер гаилә әгъзасына бер тапкыр 20 мең сум күләмендә пособие бирү турында карарга кул куйды. Төп шарт – алар барсы да башкортстан Республикасы территориясендә яшәргә тиеш.
Пособие турындагы тулырак мәгълүматны брифингта Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан, аның Вконтакте, Одноклассники социаль челтәрендәге, Телеграмм каналдагы рәсми битеннән, ЦУР һәм Объясняем.Башкортостан каналларында табарга була.
Пособие мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаилә әгъзаларына 26 декабрьгә кадәр күчәчәк.
Ленара Иванова аңлатуынча, бу пособиегә 2022 елның 21 сентябреннән соң өлешчә мобилизация кысаларында киткәннәр генә өмет итә ала.
Гаризаларны МФЦ яисә Госуслуги аша җибәрергә һәм хәрби комиссариаттан гариза алырга кирәк булачак.