Барлык яңалыклар
Мобилизация
5 декабрь 2022, 23:34

Яңа елга 20 мең сум бирәчәкләр

Акчалар 26 декабрьгә кадәр күчәргә тиеш.

https://vk.com
https://vk.com

Башкортстаннан мобилизацияләнгәннәрнең барысының да гаиләләренә Яңа елга 20 мең сум акча бирәчәкләр.

Бер тапкыр түләнүче акча мобилизацияләнгәннәргә, аларның хатыннарына, балигъ булмаган балаларына, шулай ук колледж һәм вузларның көндезге бүлегендә укучы 23 яшькә кадәрге балаларына тәгаенләнә. Бу хактагы указга бүген, 5 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәттәге киңәшмәдә кул куйды.

Акчалар мобилизацияләнгәннәрнең банк исәбенә күчерелә. Моның өчен аларның гаиләләренә социаль яклау органнары, МФЦ яки “Госуслуги” порталы аша гариза тапшырырга гына кирәк. Түләүгә хокукны военкоматтан алынган белешмә белән раслау да җитә, өстәмә документлар җыярга кирәкми.

Түләүләрне 6 декабрьдән юллый башларга була. Акчалар 26 декабрьгә кадәр күчәргә тиеш. Бу – соңгы дата. Моның өчен финанслар бүленгән.

Республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова аңлатуынча, мобилизацияләнгән тормыш иптәшләре белән рәсми никахта торган хатыннарның гына түләү алуга хокукы бар. Ә мобилизациягә эләккәннәрнең әти-әниләренең мондый хокукы юк.

Әгәр ир белән хатын аерылышкан, ә мобилизацияләнгән ирнең балалары, әйтик, әниләре белән яши икән, әгәр аларга опека рәсмиләштерелмәгән булса, ул балалар да акча алырга хокуклы.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: