Барлык яңалыклар
Мобилизация
5 декабрь 2022, 12:53

Депутат Салават Юлаев батальонына киткән

Ул үз теләге белән хәрби операциягә кушылырга карар иткән. 

Хәйбулла районы советы.
Хәйбулла районы советы.

Хәйбулла районы советы рәисе Тимур Рәмов үз теләге белән махсус хәрби операциягә кушылырга карар иткән.

Ул Салават Юлаев исемендәге батальон составына кергән һәм әле хәрби әзерлек үтә. Бу мәгълүматның дөреслеген Совет секретаре Салават Байгабулов раслаган.

“Әлеге яңалык безнең өчен көтелмәгән булмады. Чөнки Тимур Дәүләткилде улының көч структураларында эшләү тәҗрибәсе зур”, – ди Салават Байгабулов.

Тимур Дәүләткилде улы Рәмов МВД мәктәбен тәмамлагач, хокук саклау органнарында эшли. Русия Эчке эшләр министрлыгының Хәйбулла районы буенча бүлеге урынбасары вазифасыннан пенсиягә чыга.

2020 елда депутат булып сайлана, агымдагы елның гыйнварында район Советы рәисе эшен башлый.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: