Барлык яңалыклар
Мобилизация
5 декабрь 2022, 09:46

Безнең якташ ул!

Ата-бабалар рухы яши!  

Безнең якташ ул!
Безнең якташ ул!

Ата-бабалар рухы яши!

 

Танк взводы командиры, өлкән лейтенант Замир Фәтиев хәрби бурычын уңышлы үтәгәне өчен “Кыюлык өчен” медале белән бүләкләнде.

Замир – безнең якташ. Ул Межгорье егете булып чыкты.

Замир җитәкчелек иткән экипаж неонацистларның хәрби ноктасын юк иткән. Әмма бу вакытта инде аларның машинасына өч тапкыр дошман ядрәсе тигән һәм ул янып барган. Әмма чиксез кыю һәм фидакарь якташыбыз ,үзенең экипажы белән акыллы командовать иткән. Курку турында уй да кертмәгән егетләр. Янып баручы танк белән дошманны юк иткәннәр.  

Бу хакта  “Башкортстан батальоны” телеграм-каналы хәбәр итә.
“Экипажда һәр кайсыбыз үз бурычын төгәл үтәде. Машина зыянлады, әмма экипаж тулысы белән исән калды,” – ди Замир Фәтиев. – Ә хәрби хәрәкәт барган урыннарда җирле халык безнең егетләрне укына-укына, шатланып, алкышлар, шатлыклы күз яшьләре белән каршы ала, кул болгыйлар, теләктәшлек белдереләр. Биредә безне чынлап та көткәннәр, алар безгә ышаналар”,  – ди Замир.

Батыр якташыбыз якыннарына сәлам юллый, ә сөйгәненә аны хәрби бурычын үтәп кайтуын көтәргә кушкан.


Фото: телеграм-канал.

Безнең якташ ул!
Безнең якташ ул!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: