Барлык яңалыклар
Мобилизация
3 декабрь 2022, 17:30

Мобилизацияләнгәннәрнең туганнарына сәер үтенеч белән шалтыраталар

Бу - мошенниклар. 

Ә.Бикмурзина.
Фото:Ә.Бикмурзина.

Республикада яшәүчеләрдән  “Объясняем. Башкортостан” Телеграм-каналына сәер шалтыратулар  сәбәпле сораулар килеп ирешкән. Мобилизацияләнгәннәрнең туганнарына шалтыратып “мобилизацияләнүчеләр хокукларын яклар һәм исемлекләрен төзер” өчен банк картасы һәм исәп реквизитларын сораган очракта мәгълүматларны әйтергә ярыймы, дип борчылалар гражданнар.

Карта яисә банк исәбе реквизитларын чит кешеләргә әйтергә ярамый. РФ Оборона министрлыгы яисә ведомствоның вәкаләтле оешмалары хәрбиләрнең туганнарына андый үтенечләр белән мөрәҗәгать итми. Андый үтенечләр белән бары тик мошенниклар гына шалтырата ала”, – дип аңлаталар Телеграм-каналда. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: