Барлык яңалыклар
Мобилизация
2 декабрь 2022, 20:37

СВОда катнашучылар өчен – тирмәләр

Тирмәдә шаманнар милли йолалар башкарачак.

ru.dreamstime.com
Фото:ru.dreamstime.com

Бурятия шаманнары Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларга хәрби гуннар тирмәләре җибәргән. Бу хакта “Подъем”  басмасына “Гуннар фонды” рәисе Олег Булутов хәбәр итте.

Булутов белдерүенчә, борынгы буыннар  рухлары махсус хәрби операциягә үз теләкләре белән китүчеләрне HIMARS-лардан сакларга тиеш.  Әлегә өч тирмәне Ростовта урнаштырганнар.

“Бу гуманитар миссия. Әлеге тирмәләр – күчмә йорт, хәрби гуннар йорты. Шаманнар анда гуманитар йолаларны, гомумән мөрәҗәгать иткән һәркемне саклау йолаларын башкарачак. Алгы сызыкка якынайган саен, бирегә хәрбиләр дә тизрәк килә алачак, йолалар да башка көчкә ия”, – диде ул.

Беренчедән,  тирмәләрдәге шаманнар кешеләргә тернәкләнергә ярдәм итәчәк, икенчедән, шаманнар борынгы хәрби гөннар рухларын чакыра, ә бу рухлар сугышчыларга яу кырларында булышачак.

Октябрьдә югары шаман Кара-оол Допчун- оол Русиянең башка шаманнарына СВОда катнашкан хәрбиләргә булышучы йола үткәргәннәре өчен рәхмәте белән мөрәҗәгать итте.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: